8 март Хатын - кызлар бәйрәме!
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмебез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.
8 март Хатын - кызлар бәйрәме белән авылдашыбыз Шәйдуллин Мөнир Әмир улы,Айсылу Губаева,Адел Ибрагимов,Миләүшә Хасановалар котлады.