Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

"Халкыбызның күңел бизәкләре"

Владимир Путин Указы нигезендә, 2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм материаль булмаган  мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде.
Шул унайдан  Иске Суыксу авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә  "Халкыбызның күнел бизәкләре" дип исемләнгән кичә үткәрдек. Кичәдә "Тылсымлы йомгак" түгәрәгендә  һәм "Каурый каләм" шигырь сөючеләр клубына йөрүче оста куллар катнашты. Алар үзләренең кул эшләре белән уртаклаштылар. Бу кичәне Буа телеведениесы да төшереп китте. 
 Бу кичәнең максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу иде.