Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел.

Менә быел да шагыйрьнең туган көне уңаеннан “Җәлил укулары”үткәрдек.

Әйе,Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре,телдән-телгә күчә  торган легендар батырлары була.Муса Җәлил-шундый каһарман, язучыларның берсе.Аның тормышы фашистларның кулында фаҗига белән тәмамланса да,шигъри язмышы бәхетле.Ул-үлем аша үлемсезлеккә атлаган бөек шәхес.Еллар үткән саен Муса Җәлилнең кеше күңеленә үтеп керү осталыгы,рухи көче,тәэсирлеге,нәфислеге арта гына бара.

    Китапханәдә каһарман шагыйрьгә багышланган шигырь укуларында 1 нче урынны Гайнуллин Тауфик яулады.Ул Муса Җәлилнең “Яулык”шигырен инглиз телендә укыды.