2002 елның 4 февраль вакыйгасы “Канлы дүшәмбе”булып һәрберебезнең йөрәгендә уелып калды. Бу көнне Буа район эчке эшләр бүлегенең җиде хезмәткәре Ульяновск хәрби частеннан качып киткән кораллы дезиртирлар кулыннан геройларча һәлак булдылар.Аларның якты истәлегенә багышлап Динә Латыйпова иҗат иткән шигырьне 8 сыйныф укучысы Җамалетдинова Ләйсән укыды.
2002 елның 4 февраль вакыйгасы “Канлы дүшәмбе”булып һәрберебезнең йөрәгендә уелып калды.
Бу көнне Буа район эчке эшләр бүлегенең җиде хезмәткәре Ульяновск хәрби частеннан качып киткән кораллы дезиртирлар кулыннан геройларча һәлак булдылар.Аларның якты истәлегенә багышлап, Динә Латыйпова иҗат иткән шигырьне ,8 сыйныф укучысы Җамалетдинова Ләйсән укыды.
Динә латыйпова шигыре.
Җидегән йолдыз.
Бар җиһанны нурга күмеп кояш бата.
Якты булып җидегән йолдыз күктә калка.
Кара төннең тынычлыгын саклап калган
Җиде җирдә җиде егет ялгыз ята.
Олег,Сергей,Илнур,Шамил,Азат,Гамил,
Дустым Рәшит,кичерегез.
Гөнахсызга өзелде шул гомерегез,
Нурлы булсын,туганкайлар,каберегез.
Ни булды соң кинәт сезгә кара төндә?
Сугыш та юк,ядрәләр дә яумый җиргә.
Җиде ату сәбәп булды җиде гүргә,
Нигә болай кырыс булды язмыш сезгә?!
Җидегезгә җиде язмыш,җиде төрле.
Җиде өйгә тик бер төрле хәбәр килде.
Улларыгыз,ирләрегез,һәлак булды,
Ут эченә халык өчен алар керде.
Җиде егет җансыз гына тыныч ята,
Күз яшедәй җидегән йолдыз тагын калка.
Рухларыгыз мәңге яшәр безнең сафта,
Җаннарыгыз күчәр сезнең мәрмәр ташка.