Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Шигъри сәгать:-«Әни сүзе»

Шигъри сәгать:-«Әни сүзе»

Зәкия Туфайлованың тууына 115 ел. 1907 елның 29 январенда хәзерге Башкорстанның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. 1930 елда Свердловск шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, Урал төбәгендә, Ленинград, Казан шәһәрләрендә эшче яшьләрнең кичке мәктәпләрендә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче булып эшли. Соңыннан, китапханәчеләр курсын тәмамлап, Казанда В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә хезмәт итә.
Зәкия Туфайлованың беренче шигырьләре егерменче елларда Уфада «Игенчеләр атнасы» дигән газетада басыла. Әмма актив иҗат эшчәнлеге илленче елларга туры килеп, ул яңа бер яну, илһамлану белән иң кече яшьтәге балаларга атап шигырьләр иҗат итәргә керешә. 1954–1977 еллар арасында аның унбер китабы басылып чыга.
Зәкия Туфайлованың нәниләр өчен язган иң яхшы шигырьләре һәм табышмаклары тормышчан гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, юмор катыш йөгерек телле һәм сәнгатьле гомумиләштерү көченә ия булулары белән истә кала.Бу шигъри кичәдә, без аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдык.3нче сыйныф укучылары Җаббарова Самира "Әни",Җамалетдинова Ильвина "Туган ил",Хасанов Самат "Буран" шигырен укыдылар.Иҗаты белән балаларны таныштырдым.