Батырлык дәресе:-"Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше”
27 гыйнварда Ленинград блокадасы эзелүгә - 78 ел тула.
Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә :-"Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.Укучыларга шул еллар турында сөйләп үттем.
Гитлерчылар тарафыннан камап алынган,чолганышта калган Ленинградны азат итүдә безнең авыл солдатлары да катнаша алар барлыгы 9 кеше.Хайбуллов Рәхим,Латыпов Билал,Камалов Рәхим,Насретдинов Анвар,Шарафутдинов Вазых,Ибрагимов Рәхим,Давлетшин Рәхим,Латыпов Бари,Гайсин Шакирлар,ә район буенча алар 34 әү булган.
Балалар белән батыр авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.
Ленинградны батырларча саклау, аны блокададан коткару турында сөйләп кенә калмыйча, уку йортларында,китапханәләрдә очрашулар, тирән мәгълүматлы сөйләшүләр үткәрелсә, бик отышлы булыр иде.
Бу тик Хәтер өчен генә дә, ветераннар алдында бурычыбызны үтәү өчен генә дә түгел, ә һәр яшь буын вәкилендә кешелек сыйфатларын тәрбияләүгә зур йогынты ясар иде.
Тарихын оныткан кеше хәтерен җуя. Хәтердән башка вөҗданлы булу мөмкин түгел.