“Бер очрашу-бер гомер” студентлар белән очрашу кичәсе.
Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса.Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган студентлар. Иске суыксу авылы китапханәсендә менә шул уңайдан “Бер очрашу-бер гомер”-дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрдек. Без бу кичәгә авылдагы студентларыбызны чакырдык.Алар белән төрле темаларга сөйләштек.Имамов Нурислам,Рахматуллина Азалияләр Буа медицина училищесында укыйлар,аннан соңда укуларын югары уку йортында дәвам иттерәчәкбез диделәр. Без аларның барысына да укуларында зур уңышлар теләп,укуларын тәмамлагач үзләре укыгын профессияләре буенча эшкә урнашуларын теләп саубуллаштык.