Китап күргәзмәсе:”Минем чорым-минем җырым...”
Китап күргәзмәсе:”Минем чорым-минем җырым...”
Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевка 75 яшь.Ул 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Сигез балалы ишле гаиләдә олы малай булганга, Разил бәләкәй чагыннан ук йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Дәү әтисе аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытларында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында эшли, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, болында ирләр белән беррәттән печән чаба.Р.Вәлиев — нигездә традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар Р.Вәлиев шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.