Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Шигъри сәгать:”Сабый җанлы шагыйрь”

 

Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбанга 65 яшь. Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Хәзерге вакытта Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли.Бездә китап укучылар белән шагыйрьнең туган көнен билгеләп үттек,сәнгатьле итеп шигырьләрен укыдык.Шул исемдә китап күргәзмәсе төзедек.