Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Борын-борын заманда.Әкият тарихы.

Әкият – халык авыз иҗатының бик борынгы жанры. Чын мәгънәсендәге әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең (әкият «баба»сының) нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Бу хәл исә изге хикәянең ритуалдан аерылуы нәтиҗәсендә була.

«Әкият» дигән сүз гарәпчә хикәят сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикәят дип атаучылар әле бүген дә очрый.Бездә балалар белән татар халык әкиятләрен укыйбыз.Алар арасында әкият иҗат итүчеләр дә бар.М-н: Булатов Камил,Залялов Арсланнар иҗат иткән әкиятләрне укып китәрбез.

                        Серле сүз.(Әкият)

   Борын-борын заманда яшәгән,ди,бер малай.Аның әнисе бик авырган.Бернинди дару да әнисенә ярдәм итмәгән.Малай әнисен бик терелтәсе килгән.Шулай бер көнне ,урманнан мич ягарга чыбык-чабык алып кайтканда, анарга бер юлаучы бабай очраган.Малай юлаучы бабайга әнисе турында сөйләп биргән.

   Юлаучы бабай:

-Син ,улым еланнар патшалыгына бар,анда көчле дару ясыйлар шуны әниең тәненә сөртсә терелә дигән.Малай бер минутта тормый ,патшалыкны эзләп китә.Юлда көчле җил-давылга,яңгырга очрый.Бик авырлык белән килеп җитә. Патшалыкның ишегендә зур йозак.Ул тик әниләрен хөрмәт иткән кешегә генә ачыла икән.Еланнар патшасы бу малайны таный.Әнисен дәваларга бер чүлмәк дару бирә.

   Шул дарудан малайның әнисе терелә.Бик бәхетле гомер итәләр алар.

                                                           Булатов Камиль.

                                                  Иске Суыксу урта мәктәбенең

                                                           4 сыйныф укучысы.