Китап күргәзмәсе:-“Шагыйрь моңнары” Татарстанның халык шагыйре,публицист,җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел уңаеннан.
Шагыйрь,Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел уңаеннан “Шагыйрь моңнары”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзедек.Күргәзмә янында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирдем,туган якка багышланган шигырьләрен сәнгатьле укыдык.
Туган авыл, туган як темасы-язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як ,якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.
Бөтен гомере буе туган ягына дан җырлаган ,дистәләгән шагыйрьне шигърият дөньясына алып кергән остаз-шагыйрь,ярты гасыр буе татар әдәбиятының алгы сызыгында торган көрәшче шагыйрь-Сибгат ага Хәким еллар узган саен безгә якыная,кадерлерәк була бара.