Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

«Театр яши, яшәячәк...» 1906 елның 22нче декабре татар театры туган көн.

«Театр яши, яшәячәк...»

1906 елның 22нче декабре татар театры туган көн.

Максаты:Татар театры тарихы белән таныштыру, укучыларның сөйләм телен баету, фикерләү сәләтен үстерү;

Сәхнәдән чыгыш ясау аша укучыларда эстетик зәвыкны камилләштерү;

Үз халкының тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүгә омтылыш, милли үзаң тәрбияләү.

Элек заманда, кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсегез килсә, татар театрын барып кара, дип әйтә иде безнең әби-бабаларыбыз. Чөнки театр – ул тормыш, театр – ул яшәеш.Театр – ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул – бөтен халык эше.

“Балалар театры”мәдәният йорты сәхнәсендә Галиаскар Камалның “Беренче театр”ы спектакленнән өзек күрсәттеләр.