12 ДЕКАБРЬ – РӘСӘЙ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ.
12 ДЕКАБРЬ – РӘСӘЙ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтәбез. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Шул уңайдан мәгълүмат сәгате үткәрдек.Укучыларга төп законны – Конституция белән ныгытылган хокукларыбызны һәм бурычларыбызны аңлатып үттек.Укучыларны дәүләт символлары белән таныштырдык.