“Шәфкатьлелек бизи кешене”.
“Шәфкатьлелек бизи кешене”.
3 декабрь -мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр көне.Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Ф. Яруллин әйткәнчә, "Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар", “Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган.” Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә.
Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.Бу көннәрне без аеручада аларга игътибарлы булырга тиешбез.Авылда инвалидлар күп.Без берничәсенең хәлен белергә булдык.Күчтәнәчләр алып өйләренә бардык.Аларга күчтәнәч итеп Сабирҗанова Гайшә рәсем ясады.