Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Җирле язучылар

                    Динә   Камалетдинова.

      Туган якның матур табигате,якташларыбызның намуслы хезмәте

Һәркайсыбызга тирән соклану тудыра.Ләкин аны шигъри юллар аша гәүдәләндерү осталыгы сирәк кешеләргә генә бирелә.

Андыйларның берсе Иске Суыксу авылында гомер итүче-Динә Камалетдинова.1946 елның 26 апрелендә колхозчылар гаиләсендә дөнъяга килә.Туган авылы табигатенә сокланып үскән кыз кече яшьтән шигырьләр иҗат итә башлый.Алар мәктәп һәм колхоз стена газеталарында урын ала.1960 еллар башында аның шигырьләре район газетасы “Байрак” битләрендә басыла башлый.1969 елда Динә Камалетдинованың шигырьләре Татарстан китап нәшрияты чыгарган”Беренче карлыгачлар” җыентыгында урын ала.

   Ятимлекнең ачысын тоеп үскән кыз беркайчанда югалып калмый,сынатмый.Мәктәптә дә укый хат ташучы булып та эшли.Үзенең тырышлыгы белән Казан дәүләт университетына журналистика бүлегенә укырга керә.1972 елда тормышка чыгуы сәбәпле читтән торып укый.Авыл советына сәркатип булып эшкә урнаша. 3 бала тәрбияләп үстерә.1982 елда эшкә “Татарстан” колхозына кадрлар бүлегенә күчә.Тормыш авыр булсада иҗат эшен ташламый.Күп кенә шигырьләренә райондашы Фирзәр Мортазин көй яза.2008 елда “Син минем бәхет җырым” диеп исемләнгән китабы чыга.Иҗаты күп якларга тарала.Динә Камалетдинованың шигырьләре нәрсәсе белән җәлеп итә соң?Ул купшы сүзләр һәм ясалма образлар артыннан кумый,үзе белгән вакыйгаларны гади ләкин ышандырырлык,күңелләргә үтеп керерлек итеп яза белә.2008 елдан  хикәяләр дә яза башлый.Хикәяләре Байрак,Заман,Шәһри Казан,Ирек мәйданы,Акчарлак газеталарында басыла.2016 елда хикәяләре тупланган ”Узып барышлый” дип исемләнгән китабы чыгарылды. Шигырьләренә башка композиторлар  да көй яза,клиплар төшерелә м-н: Шамил Шәрипов,Ринат Сабиров,Артур Салихов,Фасил Әхмәтов һ.б.

   Хәзерге вакытта улы Рушан һәм килене Миләүшә тәрбиясендә оныклар тәрбияләп,шигырьләр иҗат итеп ,5 вакыт намазын укып гомер итә.

 

        

      Җамалетдинов Равил Борһан улы.

 

   Әтием Җамалетдин мөәзин улы Борһан Җамалетдинов 1895 елда туган. 20 нче гасырның 30 нчы елларында колхозлашу чоры башлангач Яңа Суыксу авылында иң соңгы кеше булып 1935 елда гына колхозга керә. Бер ел эшләгәннән соң, колхоз тормышы күңеленә ошамыйча 4 баласын алып (иң олысына 12 яшь, иң кечесенә 6 яшь була) Урта Азия якларына чыгып китә. Анда баргач тагын бер апам, 1940 елның 22 апрелендә мин Үзбәкстан республикасы Бохара өлкәсендә туганмын.

   Бу вакытта икенче бөтендөнья сугышы барганлыктан, әти белән әни балаларын алып шул елны туган якларына кайтып төпләнәләр. Әтием 1941-1945 еллардагы сугыштан исән-сау кайтып колхозда балта остасы булып эшли. Ә 1951 елда сугыштан алган яраларыннан савыкмыйча эш вакытында вафат була.

   Мин 1947 елда авылның җидееллык мәктәбендә укый башлап 1954 елда тәмамладым. Шул елда Буа шәһәрендәге Вахитов мәктәбенең 8 нче сыйныфына укырга кердем (ул елларда барлык укучылар да  урта белемнәрен шунда алдылар). Ул заманда укыган өчен мәктәпкә дә, фатирга да түләргә кирәк иде - шунлыктан мин мәктәпне тәмамлый алмадым. Шуннан соң колхозның төрле эшләрендә эшли башладым.

   1958 елда авылда кичке мәктәп ачылды, мин яңадан сигезенче сыйныфта укый башладым, тик 1959 елның  сентябрендә хәрби хезмәткә алындым. Армиядән кайткач колхозда шофёр, соңрак колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләдем, бер үк вакытта кичке мәктәпне тәмамладым. 1965 елда мәктәпкә шофёр булып эшкә урнаштым, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих фәннәре факультетына укырга кердем. Шул елларда балаларга белем бирдем. Иске Суыксу авылына мәктәпкә укытырга килгән Лена Хаҗиәхмәт кызы белән гаилә корып ике бала тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз да югары белем алдылар. Тормыш иптәшем Лена белән 37 ел балаларга белем бирдек. Күп еллар авыл Советы депутаты булып тордым.

   Мин кече яшьтән үк әдәбиятка гашыйк, шигырьләр, бәетләр иҗат иттем. Мәктәптә укытканда укучыларымны да шигырь юллары белән генә шелтәли идем, мактау сүзләрен дә шигырьләрем аркылы җиткердем. 15ел китапханәдә шигърият сөючеләр өчен оештырылган “Каурый каләм” клубына йөрим. Язмаларымның күбесен авыл тарихына багышладым, тарихны кече буынга калдыру өчен тырыштым.  Иҗат иткән шигырьләремнең күбесе күбесе район газетасы “Байрак”та  урын алды. 2000 елда “Безнең авыл” исемле шигыремә Буа районының талантлы баянчысы  Илдар Нуруллин көй язды.

               Безнең авыл.

Туган җирем бик зур авыл

Уртасында инеш- су.

Бабайлар бик белеп кушкан

Исеме аның Суык-Су.

Эх, Суыксу буйлары

Эштә уңган кызлары.

Анда гына туып үсә

Сабантуй батырлары.

Иске Суыксу, Яңа Суыксу

Яши бер авыл булып

Амбарлары ташып тора

Һәр ел икмәккә тулып.

Кырлары киң, саф һавалы

Шифалы чишмә сулы.

Ераклардан балкып тора

Безнең Суыксу авылы.

 

     Урта мәктәптә укыту чорында укучыларыма  туган җиргә, туган  туфракка мәхәббәт уятырга тырыштым.  Аларда  туган авылыбызга кайнар ярату хисләре уята алуым белән бүген мин зур горурлык хисләре кичерәм.

   Хәзер дөнъяга карашларыбыз бөтенләй башка, намазга бастык, ураза тотабыз, ходайга шөкер.

 

                   Ходайга ялвару.

   И ходаем рәхмәт инде сиңа

Җан биргәнсең, сулыш өргәнсең.

Акылымны зәгыйфь итмәгәнсең

Бәхетле бул бала дигәнсең.

 

И Ходаем рәхмәт инде сиңа

Миңа гыйлем, белем биргәнсең.

Бар белемен балаларга биреп

Зур саваплы булсын дигәнсең.

 

И Ходаем рәхмәт инде сиңа

Үземә тиң иптәш биргәнсең.

Икесе дә пар килгәннәр болар

Тигез яшәсеннәр дигәнсең.

 

И ходаем ярдәмче бул безгә

Күрсәтмә син хәсрәт, кайгылар.

Үзеңә таянып тынычлыкта яшәп

Үтсен иде алдагы еллар.

 

 

 

Теләгем шул: дөньялар имин, күк йөзебез аяз булсын, сугышлар булмасын.  Илдә икмәк үссен, сарайлар ашлык белән тулсын. Икмәк булса, җыр да була.

 

 

                                                 Буа районы

                                                  Яңа Суыксу авылы,Пушкин урамы,йорт 14

 

                                                 Туган елы: 22 апрель 1940 ел.

 

 

          Вәлиуллова Сария Вахит кызы.

 

   Мин Вәлиуллова Сария Вахит кызы.1939 елның 3 мартында Иске Сукысу авылында туганмын. Әти-әнием олы  хөрмәткә лаек дини кешеләр булган. Әтием биш вакыт намазын укыган, дин тыелган вакытта да азан әйтеп, авыл халкын шатландырган. Колхоз эшеннән дә калмаганнар.

   Җиде  яшем тулгач авылыбызның җидееллык мәктәбенә укырга кердем. Мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Укытучыларыма сүзем дога булып барсын. Без, сугыш чоры балалары, җиденче сыйныфны бетереп теләсә нинди эшкэ яраклы колхоз эшчеләре булдык. Аннан инде укыган вакытта ук башак җыярга алып баралар иде,  бер башак та кадерле иде ул чакта. Соңрак  көлтә бәйләргә, ат җигәргә дә туры килде безгә.

     Шулай итеп җиткән кыз булып 1963 елның 3 мартында Яңа Суыксу авылы егете Рәискә  тормышка чыктым. Иптәшем дә сугыш елы баласы. Кайнатам сугышта үлгән, кайнанам  биш бала белән калган иде. Авыр чаклар булды ул.

   Мин фермага эшкә урнаштым,  иптәшем шофёр булып эшләде. Шулай икәү тырыша торгач йорт салдык. Мин һаман хезмәттә, кайнанам балалар үстерергә булышты. Ул чакта 25 әр сыерны кул белән сава идек,  40 литрлы бидоннарны узебез күтәреп ташыдык.   Бер урында эшләп 43 еллык стаж белән 1994 елда пенсиягә чыктым. Аннан соң да әле эшләдем. Гомернең узганын сизмәдем дә,  хәзер инде  80 яшемә якынлашам. Әтием мине кечкенә чакта гарәп хәрефләрен танырга өйрәткән иде, гарәпчә китаплар да, китапханәдән дә күп әдәби китаплар укыйм, шигырьләр, бәетләр язам. Күбесе юбилейларга, туган көннәренә, якыннарына бәет сорап киләләр. Кайбер чакларымда төнлә дә торып язам. Күп еллар китапханәдә шигърият сөючеләр өчен оештырылган “Каурый каләм” клубына йөрим.Туган авылымны бик яратам,  авылыма багышлап язган “Суыксума” дигән шигырем 2007 елда  район газетасы “Байрак”та” басылды.

 

              

                      Суыксуыма.

Суыксуым бит бик борынгы авыл,

Иксез-чиксез иген кырлары.

Сабан туйларында мәйдан тота

Суыксуымның батыр уллары.

   Суыксуларда тудым, монда үстем.

   Һәр кешесе- минем туганым.

   Һәрберсе-эшкә уңган халык,

   Начарлары бездә юк аның.

Иген чәчә халык, иген ура,

Эштә талмый халкым куллары.

Кырлар корабында иген суга

Авылымның батыр уллары.

   Авылымның якын киләчәге

Булса иде уңган кулларда.

Яшьләребез киләчәккә терәк,

Ялгышмаслар барыр юлларда.

   Иртә таңда азан ишетәбез,

   Авылыбызга иңә бәрәкәт.

   Халкым күңеленә иман иңә,

   Күңелебез дә була сәламәт.

Шушы шигырем сәлам булсын иде

Авылымның барлык халкына.

Тыныч еллар,сәламәтлек телим

Суыксуымның яше-картына.

           Инде тулы иман белән китеп, газиз җиремдә мәңге калырга язсын.

     Искән җилең миңа, сулар һаваң

     Һәрберсе минем шатлыгым.

     Синдә яшәп синдә гомер итеп

     Килеп җитте минем картлыгым.

 

Һәммәбезгә дә исәнлектә-саулыкта,  бәхетле гомер кичерергә язсын.

                                                Буа районы   Яңа Суыксу авылы.

                                                Яшел урам.

                                                Валиуллова Сария Вахит кызы.

 

                                                Туган елы:3 март 1939 ел.

 

         Хөсәенова Гөлфия Атаулла кызы.

    

   1951 елның 4 мартында бишенче бала булып колхозчылар гаиләсендә дөнъяга килгәнмен. 8 нче  сыйныфны тәмамлагач колхозга эшкә чыктым.Ул вакытта яшь булсакта чөгендер дә сирәкләдек,өскерт тә куйдык тагын башка авыр эшләр дә эшләдек.Кичке мәктәптә 10нчы сыйныфны тәмамладым.1969 елда Иске Суыксу авылы егете Хөсәенов Иреккә тормышка чыктым.Өч бала тәрбияләп үстердек.1986 елда Иске Суыксу мәдәният йортына мәдәният йорты мөдире булып эшкә кердем.1988 елда читтән торып Алабуга мәдәният уку йортын тәмамладым.Барысы 20 ел колхозда,20 ел мәдәниятта эшләп хезмәт ветераны исеменә лаек булдым.2006 елда лаеклы ялга чыктым.Тормыш юлым бик катлаулы булмасада 25 ел кайнана һәм кайната,15 ел караучысыз калган күрше карчыгын карадым.Тормыш иптәшем вакытсыз вафат булды.Тик мин түземле кеше булдым. Бүгенге тормышыма шөкер итеп авылымның нәкъ уртасында яшим.Матур табигатенә сокланам.Күңелемдә шигырьләр туа.Газета-журнал битләрендә басылмаса да үзем өчен язам. 2015 елда китапханәдә иң күп китап укучы буларак, районда язучы Гөлсинә Галимуллина белән үткәрелгән очрашуда  катнашып язучының бүләгенә  лаек булдым. Кайбер чакта укылган хикәя ,повесть геройларына атап язам.Мәдәният йортында эшләү дәверендә күп төрле чаралар үткәрдем.Китапханәдә даими шигърият сөючеләр өчен оештырылган “Каурый каләм” клубына йөрдем,әледә бик яратып йөрим. Биш вакыт намазымны калдырмыйм ,әдәби китаплар,газета-журналлар укып дөнъя яңалыклары белән танышып торам

                                                

                                                         Буа районы  Иске Суыксу авылы.

                                                         Советский урамы.

                                                         Туган елы: 4 март 1951 ел.