«Матур әдәбият матурлыкка өнди»- дип исемләнгән әхлак дәресе үтте.
19.11.21.Бүген китапханәдә «Матур әдәбият матурлыкка өнди»- дип исемләнгән әхлак дәресе үтте.Монда без 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Шәмсетдинова Әлфияне чакырдык.Балалар яшьтән тәртипле булып үсәргә тиешләр.Иң мөһиме берсен-берсе хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешләр.Әхлак тәрбиясендә китапханәчеләрнең дә роле зур.Без балаларны матур әдәбият,мәкальләр аша тәрбияләргә тырышабыз.. Аларны әдәпле булу серләренә өйрәтәбез. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас».
«Тәмле сүз» ,«Әдәпле булу серләре»,«Иң матур сүз»,
Роза Шәяхмәтованың «Әдәплелек дәресләре», һәм мәшһүр галим Риза Фәхреддин әсәрләренә нигезләп чараны уздырдык.