Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Балалар язучысы,шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь.

Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Китапханәдә балалар язучысы Ләбиб Леронга 60 яшь тулу уңаеннан “Кояшны кочкан малай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзедек.Ләбиб Лерон – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь , җитди шәхес. Ләбиб һәр жанрда да үзен иркен хис итә . Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша . Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә , шатлана яисә үзенчә борчыла ... Без дә аның шигырь,хикәяләрен яратып укыйбыз.