Ура каникуллар!
Ура каникуллар!
Әле балалар, чәчәкләр тотып 1нче-сентябрьга барганнар иде.Вакыт ничек тиз үтә.Менә, көзге каникуллар да килеп җитте.Шул уңайдан без балалар белән”Китаплар буыннарның акылын,белемен үзләренә туплаган хәзинә”-диеп исемләнгән әдәби атналык төзедек.Каникулның бер көнен сөекле Тукаебызга багышладык.Балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән кызыксындылар.Бергәләшеп әкиятләрен укыдык.
Монда без балалар белән, китаплар укыдык,рәсемнәр ясадык.Таушалган китапларны ябыштырдык.