1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.
Бу авыр еллар Буа районы Иске Суыксу һәм Яңа Суыксу авылларын да читләтеп үтмәгән.1930-1932 елларда 21 гаиләне мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм итеп, авылдан кулак исеме тагып салкын якларга куганнар.Аларның яшенә дә карамаганнар,күбесе юлда ук үлеп калган.Шулар арасында шагыйрә Динә Камалетдинованың да бабасы,туганнары була.Оныгы Динә Камалетдинова бу вакыйгаларны “Гарәфә көн кич белән”дип исемләнгән хикәясендә чагылдыра.