Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь

   Иске Суыксу авылы китапханәсендә, Татарстанның халык язучысы  Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь тулу уңаеннан«Китәм димә»-дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек.Бу кичәдә 9нчы сыйныф укучылары катнашты.Шул ук исемдә китап күргәзмәсе оештырдык. Укучыларны күргәзмә янында язучының кыскача биографиясе,тормыш юлы белән таныштырып үттем.Әсәрләре турында фикер алыштык.Язучының әсәрләре әхлаклы,тәрбияле булырга өнди.Кешелекне табигать белән бәйли.

   Минем,китап укучыларым Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен,повесть,хикәяләрен аеручада үз итәләр,яратып укыйлар.Укыганнан соң уй-кичерешләре белән уртаклашабыз.