Дидактик уен:"Тап һәм әйт"
Иске Суыксу авылы китапханәсендә «Кояшкай»балалар бакчасына йөрүче балалар белән «Тап һәм әйт» дип исемләнгән дидактик уен үткәрдек.Бу уенны үткәрер өчен без балалар өчен чыгарыла торган «Салават күпере»,«Сабантуй»журналларыннан файдаландык.Балаларга кошлар рәсемен күрсәтәбез,ә алар кайсы оядан очып чыгып киткән?Кошларны наклейкалар арасыннан табып буш урынга ябыштырып куярга тиешләр иде.Икенче бирем:Рәсемнәрдә яртылаш ясалган җиләк-җимеш.Балалар аны ясап бетерәләр һәм шулай ук җиләк-җимеш наклейкаларын яннарына ябыштырдылар.Ахырдан «Иң матур сүз»дигән китаптан шигырьләр укыдык.