Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

«Әхлаклы алмаш тәрбиялик»-дигән тема буенча әхлак дәресе.

  Иске Суыксу китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Әхлаклы алмаш тәрбиялик»-дигән тема буенча әхлак дәресе үткәрдек.Без монда мәктәп укучыларын чакырдык.Аларга үзебезнең үткән буын кагыйдәләре, ничек укыган елларыбыз, без үскәндәге тәртипләр турында сөйләп үттек.Аннан соң хәзерге телефонсыз, компьютерсыз бер минутта яши алмаган заман белән чагыштырдык.Укучыларга тәртип төшенчәләре, заман таләпләре аркасында югалып калмаска, начар юлга кереп китмәскә кирәклеге турында аңлатып үттек.