Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Китап күргәзмәсе"Тайгак кичүләрне кичкән ир"

Ибраһим Низам улы Салахов 1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. Башта Күкчәтау шәһәрендә Мортаза мулла мәдрәсәсендә, мәдрәсә ябылгач, җидееллык татар мәктәбендә белем ала. 1928-1931 елларда Казан педагогия техникумында укый, шул елларда шигырь, әдәби парчалары белән матбугатта еш катнаша.

Гаепләнеп, кулга алына, һәм аның ун елдан артык гомере «халык дошманы» булып төрмәдә, лагерьларда үтә. И.Салахов 58 нче статья нигезендә гаепләнә: ун елга ирегеннән һәм биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителә.

1956 елда исә СССР Югары судының хәрби коллегиясе, И.Салахов эшен яңадан карап, 1937 елгы хөкем карарын юкка чыгара.