Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

15 май-Халыкара гаилә көне!!!

15 май-Халыкара гаилә көне!!!

12.05.21-15.05.21."Авылым күрке-яшь гаилә"Димәк авылымның киләчәге бар.Күпме матур,яшь гаиләләр яши.Иренеп тормыйлар алар,кош-кортта,терлек тә асрыйлар.Иртән торып көтү дә куалар.Бакча тутырып бәрәңге,яшелчәләр чәчәләр,чәчәкләр үстерәләр.Исәнлек-саулык телибез аларга.Балаларын тигезлектә үстерсеннәр.Дөньялар тыныч булсын!!!
  Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды.Ул -кешенең төп терәге,җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.Гаилә ул җылылык,мәхәббәт,ышаныч учагы.Аның төп бурычы-балалар үстерү,аларга лаеклы белем бирү,тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.