Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

ТР ның халык шагыйре,публицист,мәдәният эшлеклесе Ренат Хариска 80 яшь

 

  4.05-6.05.ТР ның халык шагыйре,публицист,мәдәният эшлеклесе Ренат Хариска 80 яшь  

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар.

    Буа төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора.

Менә аларның берсе Ренат Харис – ул безнең горурлыгыбыз.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 нче елның 6 нчы маенда Ульянов өлкәсенең Цильна (Чынлы, элек Богдашкино) районы Кәйлә (Зирекле Күл — Елховое Озеро) авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга ,шулай ук алар сугышка кадәр Иске Суыксу авылында да укытканнар. Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Буа төбәгендәге авылларында уза.

  Ул — кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. 1997 нче елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

   Китапханәдә ТР ның халык шагыйре,публицист,мәдәният эшлеклесе Ренат Хариска 80 яшь тулу уңаеннан “Шигырьләрдә-минем йөрәгем”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзедек.Күргәзмә янында шигырьләр укыдык.Укылган шигырьләр онлайн интернет челтәренә куелды.