Бүген бездә сәламәтлек көне.
7.04.21 Бүген бездә сәламәтлек көне.
Бу кичәнең максаты:Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлекләренә зыян китерүен аңлату, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәү. Уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү иде.Авылыбыз фельдшеры Хайбуллова Лилия дә үз чиратында укучыларга илгә таралган короновирус чире турында сөйләп үтте.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Һәрвакыт чисталыкны сакларга сүз бирделәр.
”Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”-диеп исемләнгән китап күргәзмәсе төзедек.