2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.
2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.
Шул уңайдан район китапхәнәсендә узган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасында катнаштык.
“И,газиз Туган телем”диеп исемләнгән китап күргәзмәсе,авыл тарихына бәйле булган палас сугу станогы,папкалардан күргәзмә оештырдык.
Иске Сукысу авылындагы әкият йоласы белән сүземне башлап җибәрдем. Әхтәм Камалетдинов 1945 елда язып калдырган “Карак һәм Жулик» әкиятен сөйләп үттем.2 сыйныф укучысы Җамалетдинова Илвина үзе иҗат иткән “Бүләк”,3 сыйныф укучысы Залялов Арслан “Әлифба китабы”әкиятләрен сөйләп үттеләр.Аларга бүләккә Михаил Туруновскийның “Мин йокларга ятам”дигән хикәяләр китабы бүләк ителде.