8 февраль яшь антифашистларны искә алу көне.Шул уңайдан 4 сыйныф укучылары белән “Сугыш юллары буйлап” -диеп исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.
8 февраль яшь антифашистларны искә алу көне.Шул уңайдан 4 сыйныф укучылары белән “Сугыш юллары буйлап” -диеп исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.
Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.
Кичәнең төп максаты:укучыларда туган илгә мәхәббәт хисе уяту.Тынычлыкның,дуслыкның кадерен белергә өйрәтү иде.Кичәне Муса Җәлилнең “Себерке әкияте” шигыре белән тәмамладык.