2021 ел - Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.Студентлар көне уңаеннан туган телгә багышланган “Әдәби мозаика” үткәрелде.
2021 ел - Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.Студентлар көне уңаеннан туган телгә багышланган “Әдәби мозаика” үткәрелде.
Максаты:Туган як,татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту,милләтебез,туган телебез-татар теле белән горурлану хисләре,әдәплелек тәрбияләү.
Кичә барышында халыклар дуслыгы бердәмлеге турында сөйләштек.Безнең авылда да 7 төрле милләт кешесе яши.Алар кайдан гына кайтсалар да,тыныч тормыш белән яшиләр,балалар мәктәптә укыйлар.Уртак телләре –татар теле.
Татар телендә шигырьләр укыдык,уеннар уйнадык м-н ”Түбәтәй” уены(түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба).”Мәкальләр чылбыры” уены (берсе мәкальне башлый,икенчесе дәвам итә).
Студентларыбызны бәйрәмнәре белән котлап үттек.Алар үзләренең бу авыр заманда ничек укулары,кызыклы вакыйгалары турында сөйләп үттеләр.Ә кичәне “Туган тел”җыры белән тәмамладык.