Тәрбия сәгате:"Җылы сүз җан эретә".
Мәктәптә 6 сыйныф укучылары белән өлкән буынга карата ихтирамын арттыру максатыннан “Җылы сүз җан эретә” дигән тәрбия сәгате булып узды. Әлеге чара балалар күңелендә намуслы булу,кечкенәләрне кыерсытмау, өлкән буынга олы хөрмәт хисе, шәфкатьлелек, миһербанлылык, кешелеклелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләүне күздә тотып үткәрелде.