Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“Без – Октябрь баласы...”

“Без – Октябрь баласы...”

  Мәктәп музеенда башлангыч сыйныф укучылары белән “Без-октябрь баласы…”диеп исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.Укучыларга октябрь революциясе,ничек октябрятлар булуыбыз турында сөйләп үттек.
  Дөнья тарихына зур йогынты ясаган һәм тирән эз калдырган сәяси вакыйгага 102 ел.
 1917 елның 25 октябрендә (яңа стиль белән – 7 ноябрьдә) Петроградта Бөек Октябрь социалистик революциясе була. Нәтиҗәдә, Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелә һәм властька күпчелекне большевиклар тәшкил иткән II Бөтенрусия Советлар съезды килә. Революция башында Владимир Ульянов (Ленин) һәм башкалар тора. Октябрь революциясе – дөнья тарихына зур йогынты ясаган XX гасырның зур әһәмияткә ия булган сәяси вакыйгаларының берсе. Нәтиҗәдә, Русия халкының язмышы гына түгел, җәмгыять һәм кеше хокуклары да үзгәрешләр кичерә.