07.10.2020. Балалар язучысы,шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел уңаеннан “Бала җанлы язучы” диеп исемләнгән шигьри сәгать үткәрдек.
07.10.2020. Балалар язучысы,шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел уңаеннан “Бала җанлы язучы” диеп исемләнгән шигьри сәгать үткәрдек.
Балалар дөньясына кереп, аларның үсеш-үзгәрешләрен, шатлык-куанычларын күреп, борчу-мәшәкатьләрен үз уй-кичерешләре аша үткәреп, олыларга юк-бар булып тоелган хәл-вакыйгаларны аларча танып-белеп, аларча фикер йөртеп, балалар өчен яхшы әсәрләр иҗат итү кебек үтә бер авыр-газаплы эшне җигелеп тартучы язучылар бар. Җәүдәт Дәрзаман да шундыйларның берсе иде. Берсеннән-берсе кызыклы шигырьләр, мавыгып укыла торган әкият-поэмалар, повестьлар язды. Ярты гасырлык иҗат гомерендә аның ике дистәгә якын китабы дөнья күрде.