Туфан Миңнуллинны искә алып:”Туфан ага бүген дә гади халык арасында” диеп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Бүген күпкырлы талант иясе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде. Туфан ага татар театр сәнгатен яңа югарылыкка күтәрде. 70 – 80 нче елларда Камал театрында аның дистәләп спектакле куелды. Кайбер әсәрләре чит телләргә дә тәрҗемә ителеп, сәхнәләштерелде. Ә халык күңеленә мәңгелеккә кереп калган үлемсез Әлмәндәр образы – иҗатының бәяләп бетергесез казанышы. Туфан Миңнуллин берничә чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булып сайланды, милли проблемаларны кыю күтәрде, аларны хәл итүгә зур өлешен кертте.
Без Туфан Миңнуллинны искә алып:”Туфан ага бүген дә гади халык арасында” диеп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.