"Туган телем-иркә гөлем"
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Дөньядагы һәр милләтнең үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Без — татарлар! Бай тарихлы, бай мираслы, бай әдәбиятлы зыялы халык. Туган телебез – татар теле. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халкыбыз мәкале. Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә ул иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Татар милләтенең язмышы үзебездән, туган телебезне хөрмәт итүдән, рухи мирасыбызны кадерләүдән тора.
Шул уңайдан мәктәп укучылары белән “Туган телем-иркә гөлем” диеп исемләнгән кичә үткәрдек.