Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“Җиңү кайтавазы мәңгелек”

                  “Җиңү кайтавазы мәңгелек”

    Бүген юнармия отряды тыл ветераны Шәрәфетдинова Сания апа белән очрашты.Олы яшендә булуына карамастан,үз акылында,тырыш булган Сания апа сугыш,сугыштан соңгы еллар хәтирәсе белән уртаклашты.Укучылар күңелендә якты  истәлек калды.

Аннан соң Иске Суыксу авылы китапханәсендә “Җиңү кайтавазы мәңгелек”дигән кичә үтте.Укучыларны авылыбыз ветераннары (фото рәсемнәрдә),солдат хатлары,язмалары белән таныштырдым.Сугышка кадәрле,сугыш,сугыштан соңгы еллардагы фото рәсемнәрдән җыелган альбомны карадык.Сәнгатьле итеп шигырьләр укыдык.