Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы комплекслы экспедициясе 26 сентябрь көнне Иске Суыксу авылында үтте .
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы комплекслы экспедициясе 26 сентябрь көнне Иске Суыксу авылында үтте . Бездә аларга булышырга бик теләп алындык Авылыбыздагы электән калган кул эшләре,көнкүреш кирәк яраклары белән кызыксындылар.Иске өйләр,тәрәзә яңаклары турында җентекләп өйрәнделәр.Яңа Суыксу авылындагы Низамова Кәүсәрия апаның кул эшләренә аеруча сокландылар.Ул 1960 елда авылга Башкортостаннан килен булып төшә.Шуннан бирле авыл халкына тәрәзә пәрдәләре ,өстәл җәймәләре һ.б кирәк яраклар тегә.Хөсәенова Гөлфия апа, кайнатасы Абзал абый ясап биргән станокта палас тукып күрсәтте.