Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

22 июнь – Хәтер көне.

   22 июнь – Хәтер көне.

Мәктәп, мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды. Мәктәп яны лагеренда ял итүче балаларга илебезгә газап һәм михнәт алып килгән сугышның башлану тарихы турында сөйләп үттек , сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр куйдык,бер минут тынлык белән искә алдык.

Ахырдан мәдәният йортында балалар өчен төшерелгән Валентин Катаевның “Сын полка” кинофильмын карап үттек.