15 май-Халык ара гаиләкөне: «ГАИЛӘ БӘХЕТЕ-ИЛ БЭХЕТЕ»дигән темага әдәби-музыкаль кичә.
Халык ара гаиләкөне: «ГАИЛӘ БӘХЕТЕ – ИЛ БЭХЕТЕ»дигән темага әдәби-музыкаль кичә.
Гаилә иминлеге нәрсә ул? Кайберәүләр моңа: «Тыныч кына аккан тормыш», икенчеләр: «Матди җитешлелек», өченчеләр: «Көнкүрештәге уңайлыклар», - дип җавап бирергә мөмкин. Чынлыкта исә болар барысы да гаилә тормышының тышкы бизәкләре генә. Әгәр дә гаиләдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, үзен бәхетле хис итеп яши икән, менә шул вакытта гаилә имин...
Гаиләгез бәхетле булсын, дисәгез, берничә кагыйдәне үтәргә туры киләчәк. Менә алар: бер-береңне аңлау, хөрмәт хисе, сабыр итү, бер-береңә юл кую, гафу итә белү һәм үпкәләрне оныту. Бер карасаң, гади генә нәрсәләр кебек, тик тормышта әлеге кагыйдәләрне үтәү кайвакыт шулкадәр дә кыен!