Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

2апрель-Халыкара балалар китабы көне.

Укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү, Габдулла Тукайның иҗатын искә төшерү, яңа мәгълүматларбирү.Җиһазландыру: Бөек шәхесләрнең китап турындагы сүзләре язылган пла-катлар,Тукай җыентыкларыннан торган китап күргәзмәсе оештырылды.Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле,укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый бер китап 460 килограмм көмеш һәм 52 ки-лограмм алтыннанэшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.  Укучыларның язгы каникул вакытында  Норлат авылы китапханәсендә Балалар китабы атналыгы уздырылды. Ул быел 26нчы марттан 2нче апрельгә кадәр дәвам ителде. Атна дәвамында китапханәдә төрле  чаралар үткәрелде.