Язучы, рәссам БАКЫ УРМАНЧЕ «РӘССАМ ИҖАТЫНА–ЯКТАШЛАР ХОЗУРЛАНА»
Бакый Идрис улы Урманче – РСФСРның халык рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендә Дәүләт премиясе лауреаты.
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязендә Күл–Черкән авылында (хәзер Татарстанның Буа районы) татар гаиләсендә, Идрис имам һәм чигүче Мәхҗүбә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә алты кыз һәм ике малай була). Гаиләнең көнкүреше Бакыйның сәнгатькә тартылып үсүенә зур йогынты ясый, чөнки чигү–тегү, туку, халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнү, бизәкләр ясау–төшерү – гаилә тормышының бер өлешен тәшкил итә. Бакыйның бабасы да буяучы булып көн күргән. 1957 елда Б.Урманче Казанга кайта, аңа инде 60 яшь була. Казанда ул яңа сулыш белән илһамланып иҗатка чума. Яңа сыйфаттагы рәсемнәр, сыннар ясый. Норлат авылы китапханәсендә оештырылды китап күргәзмәсендә Бакый Урманченың иҗатын чагылдырган китаплар, газета-журналлар оештырылды.