Балалар язучысы Нәкыйп Каштановка80 яшь тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырырга.
. Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов 1942 елның 8 гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туган. Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф укыгач, җиде чакрым ераклыктагы Шыгырдан мәктәбенә йөреп, тулы урта белем алган.Кайбер кыска хикәяләре, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелә. Соңгы елларда ул лирик яңгырашлы, иҗтимагый-фәлсәфи эчтәлекле, үзенчәлекле метафораларга бай шигъри әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли.Ул шулай ук медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм гамәли нәтиҗәләргә ирешкән табиб-галим буларак та үз даирәсендә билгеле шәхес. Шул унайдан Норлат авылы китапханәсендә анын китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды