Норлат авылы китапханәсендә«Яңа китапларга күзәтү» .
Норлат авылы китапханәсе укучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Китапханәгә кайткан һәр яңа китап белән таныштыру максатыннан, укучыларга әңгәмәләр, төрле уеннар оештырыла. Китапханәгә йөрүче укучыларны «Кеше» һәм «Хайваннар»– дигән китапларга күзәтү ясалды. Китапханәче китапта булган һәрбер хайван белән укучыларны таныштырды. Норлат авылы китапханәсендә «Яна китаплар» дигән темага китап күргәзмәсен оештырылды.
Кадерле укучылар! Сезгә тәкъдим ителгән яңа китаплар күңелләрегездә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде. Китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!