Язучы,жәмәгатьАЙДАР ХАЛИМНЕҢ тууына 80яшь«ТЫНГЫСЫЗ ЖАН,КҮПЬЯКЛЫ ТАЛАНТ»әдәби кичә.
Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак булганлыктан, әдип бала чактан ук ярым ятим хәлдә, ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә. Бәләкәй Кәркәленең башлангыч, күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1959-1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри. 1961-1964 елларда Совет Армиясендә, полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә.
“Айдар Хәлим – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән эдэби кичэдэ табырга: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәлэрен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Айдар Хәлимнең. Норлат авылы китапhанэсендэ китап кургэзмэсе оештырылды.