9 декабрь - Ватан Геройлары көне.
Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 7 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Норлат авылы китапханә-сендә укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды. Күргәзмәдән укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында да беләчәкләр.