Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә –«Иң кадерләребез»

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
1 Октябрь–Өлкәннәр көне. Безнең кадерле өлкәннәребез! Без Норлат  авылы китапханәсене һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, бу көнне билгеләп үтәбез. Аларга багышлап шигырьләр укыйбыз.Укыган шигырьләрне онлайн интернет челтәренә куябыз. Өйләренә газета-журналлар,китаплар илтәбез. Китап укучы укучыларыбыз да читтә калмас, алар әби-бабаларына шигырьләр  укырлар,җырлар җырланды. Балалар кечкенәдән үк олыларга карата ихтирамлы булып үсәргә тиешләр. Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!