Язучы Мәхмүт Галәүнең тууына 135 ел. «Мөһәҗирләр» темага әдәби сәгать.
Язучы хәзерге Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы Мәрҗания мәдрәсәсендә укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәни-сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарында мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Ырымбургка барып, «Кәримов-Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һәнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәүнең шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре бергә тупланып аерым китап булып басылып чыга. 1915 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр айга 2 мәртәбә татар телендә сатирик «Кармак» журналы чыгарган. Норлат авылы китапханәсендә Язучы Мәхмүт Галәүнең тууына 135 ел. «Мөһәҗирләр» темага әдәби сәгать уткәрелде.