Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Шагыйрь Әдип Маликов тууына 100 яшь.«Кайнар эзләр».

1921 елның 16 августында Башкортстанның Яңавыл районы Югары Чат авылында мөгаллим гаиләсендә туа. Башлангыч белемне ул үз әтисеннән ала, бишенче сыйныфтан башлап күршедәге Ямады авылы мәктәбендә укый. 1934 елда әтисе Малик Гарифуллин Аксает авылы мәктәбенә укытучы итеп күчерелгәч, Әдип анда — ике ел, аннан Яңавыл урта мәктәбендә бер ел укып, сигез сыйныфны тәмамлый һәм Пермь шәһәрендәге Татар педагогия училещасының икенче курсына укырга керә. Училищеда укыгаң чорда әдәбият белән ныклап кызыксына башлый, студентларның әдәби иҗат түгәрәге эшләрендә актив катнаша, кулъязма әдәби журнал чыгаруны оештыра, аның җаваплы мөхәррире була. Шул уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.