Норлат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көненә карата «Китап- тормыш козгесе»
Норлат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көненә карата «Китап- тормыш козгесе» дигән исем астында ачык ишекләр көне үткәрелде. Көн дәвамында китапханәгә килгән укучылар белән төрле чаралар үткәрелде. Балалар яраткан китаплары белән китап күргәзмәсе янында фотога төштеләр hэм яраткан шигырьлэрен укыдылар.Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез.Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.