9 май конне "Мэнге сунми торган хэтер"
9 май көнне, сәгать иртәнге 9да ,Норлат авылы һәй
кәле янына тантаналы митингка җыелдык.Әлеге тантанага бик дулкынланып әзерләндек.Бөек Җиңүнең 76 еллыгын матур итеп үткәреп җибәрдек.
Бәйрәмгә шулай ук "Агро "Нур "җәмгыятеннән дә вәкилләр килгән иде, авыл җирлеге башлыгы Закиров М.Х. авылыбыз мулласы Ленар хәзрәт ,матур чыгышлары белән куандырдылар.
Бәйрәмебезнең бизәге -ике тыл ветераны Сәран апа һәм Зөлфирә апалар иде, шулай ук авыл халкы, мәчет картлары ямь-өстенә ямь бирде.
Башлангыч сыйныф укучыларының чыгышы һәм концерт номерлары кунакларга бик ошады.
Ленар хәзрәтнең -яу кырында вафат булган һәм кайтып үлгән авылдашларның рухына Корьән укыды. Соңынан һәйкәлгә венок куелды.
Сугыш афәте беркайчанда кабатланмасын!
Кирәкми безгә сугыш!