Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Җиңү көне" митинг

     9 май көнне авыл үзәгендә урнашкан һәйкәл янында мәктәп , китапханә,мәдәният йорты белән берлектә Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды. Кызганычка каршы, безнең җирлектә бер генә сугыш ветераны да юк инде. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя. Әмма сугыш елларында алар  күрсәткән батырлыкны безнең онытырга хакыбыз юк. Яңа Чәчкап урта мәктәбе укучыларының  күңелгә үтеп керердәй булган чыгышларын тыңлаганда һәр ветеранның күзендә яшь җемелдәде.

 Сугышта һәлак булган солдатларны да, яу кырыннан исән- сау кайтып, илне , авылны торгызуда катнашып, бүгенге көндә мәрхүм булган ветераннарны да бер минут тынлык белән искә алдык.